Әлмәттә дә ОРВИ баш калкытты
Әлмәт районында үткән атнада медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән 3077 кешегә ОРВИ диагнозы куелган.
Авыручыларның 333 е 14 яшькә кадәрге балалар. Аларның 197 се балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә йөри торганнар. Шәһәрдә һәм районда ОРВИ әлегә эпидемиологик чикне узмаган дип бәяләнә. Грипп белән авыручылар теркәлмәгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа