Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә балалар хирургиясе ачылачакмы?

Бүген Әлмәткә республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин килде. Аны бирегә район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин чакырган булып чыкты. Чираттагы ялда булуына карамастан, министр баш тартмаган.

Адель Вафин башта калабыздагы медицина учреждениеләрендә - үзәк район шифаханәсе, перинаталь үзәкле балалар шифаханәсе стационары, онкология диспансеры, "Көнбатыш капка" микрорайонындагы гомуми практика табибы офисы, медицина көллиятендә булды, аларның эшчәнлеге, проблемалары белән танышты. Шифаханәләрдә авырулар белән дә сөйләште. Аннан соң баш табиблар белән очрашу уздырды. Һәркем үзен борчыган сорауны җиткерергә тырышты. Шәһәрдә балалар хирургиясе булмау мәсьәләсе дә кузгатылды. Медсанчасть янындагы юлларның ремонт соравы, биредә машиналар кую урыннарын арттыру турындагы һәм башка сораулар да каралды. Бу хактагы язманы "Әлмәт таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса