Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә ак халатлыларга сертификатлар өләштеләр

Әлмәттә медицина хезмәткәрләренә санаторийга бару өчен сертификатлар тапшырдылар.

«Татнефть» компаниясе төбәкнең медицина хезмәткәрләренә шифаханәләргә ял итүгә 50 дән артык сертификат бүләк итте. Ялны алар үзләренә уңайлы вакытта планлаштыра алачак - һәр сертификатның датасы ачык һәм алар ике кешегә исәпләнгән.

Медицина хезмәткәрләре «Татнефть»нең санаторий-профилакторийларында ял итә алачак. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларга 10 көнлек ялга сертификатлар бирелде. Ак халатлыларның әлегә ял итәргә вакытлары юк, шуңа да сертификатларда ял вакыты күрсәтелмәгән. Ул «Татнефть»нең теләсә кайсы шифаханәсендә ял итү хокукы бирә - медицина хезмәткәренә генә түгел, ә гаиләдәге тагын бер кешегә.



- Без сезгә һәрвакыт зур рәхмәт белдерәбез. Бигрәк тә бүгенге авыр чорда – бөтен дөнья пандемия белән очрашкан көннәрдә,- дип мөрәҗәгать итте аларга «Татнефть» ААҖнең социаль үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.

Шулай ук провизор һәм резерв госпитальләре хезмәткәрләрен дә бүләкләделәр. Аларның бер генә көн дә яллары юк - өч айлап ак халатлылар алгы сафта хезмәт итә. Көн саен үз сәламәтлекләрен, тормышларын куркыныч астына куеп, физик һәм рухи авырлыкларны ерып.



- Бу бик җитди ярдәм. Булышу марафоны шактый озын булды. Без 90 көнләп, 1 апрельдә госпиталь ачылганнан алып эшлибез. Күп кенә хезмәткәрләр, чынлап та, арыды. Әлеге ярдәм бик урынлы, - дип билгеләде Covid+ резерв госпиталенең баш табибы Сергей Карамаликов.

Бу көнне барлыгы 50 дән артык медицина хезмәткәрен билгеләп үттеләр. Сертификатларны гомуми практика табиблары, терапевтлар, реаниматологлар, анестезиологлар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитаркалар һәм җыештыручылар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса