Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтнең “Көнбатыш капка” микрорайонында яңа врач-педиатр офисы эшли башлады

"Көнбатыш капка" микрорайонында тантаналы төстә яңа врач-педиатр офисы ачылды.

Тельман урамында урнашкан балалар поликлиникасы шәһәрдәге 34 меңнән артык һәм авылларда 9300 балага хезмәт күрсәтә. Соңгы биш елда туучылар саны арткан. "Көнбатыш капка" микрорайонында исә 5000 гә якын бала яши. Шәһәр үскән саен балалар поликлиникасы яңа районнардан ерагая бара. Шуңа күрә дә табиб-педиатр офисы ачу зарурлыгы көн кадагына килеп баса. Ниһаять, педиатрлар балаларга якынайды.

"Татнефть" компаниясе, Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан төзелгән өчьяклы килешү нигезендә ачылган яңа офис Әминов урамындагы 6 нчы йортта урнашкан.

- Шәһәр һәм район халкының сәламәтлеген саклау буенча күп эшләр башкарыла, - диде үз чыгышында район башлыгы Мәҗит Салихов. - "Яшьлек" микрорайонында "Гаилә докторы" офисы эшләп килә. Яңасы да халыкка якынайды. Бирегә авырып түгел, ә һәркемгә бары балаларының авырлыгын, буен үлчәргә генә килергә язсын иде.

- Көннән-көн шәһәрегез зурая. Шунысы куанычлы, сездә медицина да үсә, - диде Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов. - Бала белән өйдән еракта урнашкан медицина оешмасына бару, чират тору бик авыр. Әлмәтлеләр мондый проблемадан котылды. Сез барысын да уздырасыз. Яр Чаллыда әле бер генә офис эшли, ә Казанда төзелеп кенә килә. Монда "Татнефть" компаниясенең ярдәме зур.

Яңа бинадан символик ачкыч тантаналы рәвештә перинаталь үзәге булган шәһәр балалар шифаханәсенең баш табибы Лидия Исмәгыйловага тапшырылды. Ул үз чиратында җитәкчелеккә рәхмәтен ирештерде.

"Көнбатыш капка" микрорайонында яшәүчеләр өчен педиатр офисы ачылу - күңелле һәм көтеп алынган вакыйга. Бу - бер сменада 75 бала үзвакытында югары дәрәҗәдәге медицина ярдәме алачак дигән сүз. Офис заманча медицина җайланмалары белән җиһазландырылган, кечкенә пациентлар һәм хезмәткәрләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.

Әлеге офиста сәламәтлек саклау отличнигы Л.Шакирова житәкчелегендәге югары категорияле алты табиб-педиатр эшләячәк. Балаларны кабул итү иртәнге 8.00 дән кичке 19.00 сәгатькә кадәр оештырыла. Бер яшьлек балаларны кардиолог, офтальмолог, хирург, ортопед, невролог, эндокринолог кебек табиблар кабул итәчәк.

Шулай ук әлеге офиста анализ өчен кан алу, ЭКГ, вакцинацияләү, УЗИ кебек хезмәтләр дә күрсәтеләчәк.

Роза Сәхбетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250