Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтнең булачак медиклары эш бирүчеләр белән очрашты

Әлмәт медицина көллиятен тәмамлаучылар өчен шушы көннәрдә шәһәрнең дәвалау учреждениеләре вәкилләре белән очрашу оештырылды. Очрашуга ЦРБ, перинаталь үзәкле балалар шифаханәсе, 3 нче поликлиника, медсанчасть, онкодиспансер, туберкулезга каршы диспансер, кан тапшыру үзәге, ВИТА даруханәләр челтәреннән эш бирүчеләр килгән иде. Булачак медиклар онкодиспансерның үсеш перспективалары, яшь белгечләрнең өр-яңа медицина җиһазларында эшләргә өйрәнү...

Әлмәт медицина көллиятен тәмамлаучылар өчен шушы көннәрдә шәһәрнең дәвалау учреждениеләре вәкилләре белән очрашу оештырылды.


Очрашуга ЦРБ, перинаталь үзәкле балалар шифаханәсе, 3 нче поликлиника, медсанчасть, онкодиспансер, туберкулезга каршы диспансер, кан тапшыру үзәге, ВИТА даруханәләр челтәреннән эш бирүчеләр килгән иде. Булачак медиклар онкодиспансерның үсеш перспективалары, яшь белгечләрнең өр-яңа медицина җиһазларында эшләргә өйрәнү мөмкинлеге белән таныштылар. Июльдә биш яңа бүлекчә ачылырга тора икән. Аларга табиблар да, урта медицина персоналы да кирәк булачак.

Балаларны яратучы студентларга балалар шифаханәсендә эшләргә мөмкин булачак. Үзәк район шифаханәсендә төп эш юнәлешләре видеоматериалда җентекләп тәкъдим ителгән иде.

Кызыксынган студентлар очрашу азагында эш бирүчеләр белән аерым-аерым әңгәмә корды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса