Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтлеләр эссегә түзәме?!

Соңгы көннәрдә торган эссе һавадан кем ничек булдыра ала, шулай саклана.

Әлмәттә ашыгыч ярдәм станциясенә кояш сугу буенча соңгы 7 көндә нибары ике кеше генә мөрәҗәгать иткән. Аның берсе бала. Вакытында аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.

Ашыгыч ярдәм штатлы режимда эшли. Чакырулар күп булса да, эсселек белән бәйлеләре күп түгел икән.

Белгечләр кояш астында озак йөрмәскә киңәш итә. Әгәр кояш сугу күзәтелсә, иң элек авыруны салкын урынга кертергә, су эчерергә һәм башына салкын әйбер куеп торырга кирәк. Аңын югалтса, ашыгыч ярдәм чакыртырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса