Әлмәтлеләр бушлай ВИЧ-тест уза ала
27 ноябрь көнне 21 дән 23 сәгатькә кадәр "Операция Ы» күңел ачу үзәгендә ВИЧ-инфекциягә тест узу Ауропа атналыгы кысаларында "Тест уз. Дәвалан. Туктат" шигаре астында акция узачак.
Чара барышында теләге булган һәркем ВИЧ-инфекциягә бушлай тест уза алачак. Бу процедура бик җайлы - нәтиҗәсен инде 10 минуттан ук белергә була. Шулай ук биредә табиб-инфекционист эшләячәк. ВИЧ турында мәгълүмат алырга да мөмкин булачак.
Чараны АHF Россия финанс ярдәме белән Тимур Исламов хәйрия фонды һәм Әлмәт СПИД-үзәге оештыра. Чарага рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа