Әлмәтлеләр авырый
Көннәрнең салкынаюы үзен сиздерә башлады. Узган атнада республика буенча ОРВИ авыруы белән 11452 кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән. Әлмәтлеләр дә авырый.
Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, үткән атнада 735 кеше ОРВИ белән авырган. Аларның 539 ы балалар. Ә 332 се мәктәпләргә һәм бакчага йөрүчеләр. Әлегә грипп белән авыручылар теркәлмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа