Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтле шифаханәдә улының үлеме өчен суд аша 80 мең сум акча алган

Иминият компаниясе шәһәрнең бер шифаханәсендә авыруга медицина ярдәме күрсәткәндә 10 җитди хата җибәрелгәнен ачыклаган.

Әлмәт шәһәр суды үзәк район шифаханәсеннән Әлмәттә яшәүче бер ханымга улының үлеме өчен 80 мең сум акча түләвен таләп иткән. Бу хакта Казан хокук яклау үзәге хәбәр итә.

Газиз баласын югалткан ана әлеге сумманы кечкенә дип саный һәм хокук яклау вәкилләре ярдәмендә апелляцион шикаятьне Татарстанның Верховный судына юллаган. Утырыш көне әлегә билгеле түгел.

2012 елның февралендә 30 яшьлек ир-атны ашыгыч ярдәм машинасында шифаханәгә алып киләләр. Геморрагик панкреонекроз белән авыручы әлмәтленең биредә гомере өзелә.

Иминият компаниясе диагностикалауда, авыруны карау һәм дәвалауда 10 хата ачыклый ,дип хәбәр итә Ачык информагентлык.

Үлгәннән соң уздырылган комплекслы суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләренә караганда, дәвалау учреждениесендә медицина ярдәме үзвакытында һәм дөрес ясалмаган. Бу авыруның тагын да кискенләшүенә китерә.

Кайгы кичергән ана юридик ярдәм сорап, быелның февралендә табиб хаталары турындагы "кайнар линия" кысаларында Казан хокук яклау мөрәҗәгать итә.

Ике атна эчендә үзәк вәкилләре Татарстанның медицина учреждениеләренә 45 шикаять кабул итә. Шуларның 12 се кеше үлеме белән бәйле. Шалтыратучыларның барысына да бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса