Әлмәт таңнары

Әлмәткә грипп килә

Әлмәттә грипп авыруының бер очрагы теркәлгән.

Реклама

14 яшькә кадәр булган баланың грипп белән авыруы лаборатория тарафыннан да расланган. "Роспотребнадзор" Әлмәт территориаль идарәсе мәгълүматларына караганда, балага грипптан прививка ясалмаган булган. Узган атнада ОРВИ диагнозы белән медицина ярдәме сорап барлыгы 664 әлмәтле мөрәҗәгать иткән. Аларның 505 е балалар. Моннан тыш кискен эчәк инфекциясенең 31, микроспориянең 6 очрагы теркәлгән. Тимрәү эләктерүчеләрнең икесе өлкәннәр, дүртесе балалар (икесе балалар бакчасына йөри).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: