Әлмәт үзәк район хастаханәсендә йөрәк-кан тамырлары үзәге ачылачак
Россиядә ел саен 450 мең инсульт теркәлә. Әлмәт районында һәм якын-тирә районнарда бу күрсәткеч - 1737. Ә Әлмәтнең үзендә 900 ләп инсульт.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм шуның нәтиҗәсендә кеше үлемен киметү төбәктә өстенлек юнәлеш. Йөрәк-кан тамырлары патологияләре белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү чаралары кысаларында, Әлмәт үзәк дәваханәсендә башлангыч йөрәк-тамыр үзәге ачу планлаштырыла.
Аның бәйле мәсьәләләр Әлмәттә республика белгечләре катнашында махсус киңәшмәдә дә күтәрелде. Очрашуда сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре - баш белгеч-ангионевролог Динә Хәсәнова, дәвалау бүлеге башлыгы Юрий Аржанов, Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин һәм башкалар катнашты. Министрлык белгечләре барлык нормативларга туры килә торган 20-25 урынлык тернәкләндерү бүлеге оештырырга тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа