Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт ВИЧ-инфекция буенча икенче урында

Төбәктә ВИЧ-инфекция проблемасы һаман да киеренке булып кала бирә. Әлмәттә һәр атнаны диярлек ике-өч очрак ачыкланып тора. СПИД, алкоголизм, наркомания һәм тәмәке тартуны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында уйландырырлык байтак саннар китерелде.

Әлмәттә ВИЧ-инфекция 2000 елда ук теркәлә башлый. Бүген без әлеге авыру буенча Лениногорск, Бөгелмә районнары белән беррәттән лидерлардан саналабыз. Эпидемия башыннан районда 2037 ВИЧ-инфекцияле ачыкланган. Чир аркасында гомерләрен кыскартучылар саны да аз түгел. Әлмәт СПИД-үзәк баш табибәсе Рушания Усманова утырышта билгеләп үткәнчә, бүген төбәктә ВИЧ-инфекцияле 1122 кеше яши. Агымдагы елның дүрт аенда 36 кешегә шундый диагноз куелган.

Белгечләр чаң суга - бүген авыру йоктыручылар алдагы еллардагы кебек 14-19 яшьлекләр түгел, ә бәлки инде тормышка җитди карарга тиешле зурлар.

- Без элек 25 яшьлек, эшсез ВИЧ-инфекциялеләр белән очрашксак, хәзер аларның 63,9 проценты эшләүчеләргә, 68,9 проценты 30 яшьтән өлкәнрәкләргә туры килә, - дип ассызыклады Рушания Усманова.

Чыгыштан аңлашылганча, кан тамырлары аша авыру йоктыручылар саны кимегән. Хәзер күпчелек XXI гасыр чумасын җенси юл белән ияртә.

Саннар артында - кеше язмышлары. СПИД тулы булмаган 30 ел эчендә миллионнарча гомерне өзәргә өлгергән. ВИЧ-инфекцияле татарстанлыларның да 21,6 проценты вакытыннан алда якты дөнья белән хушлашкан. 525 әлмәтле дә үлүчеләр исемлегендә. Һәр елны май аеның өченче якшәмбесендә СПИДтан үлүчеләрне Бөтендөнья искә алу көне үткәрелә. Әлмәттә бу җәһәттән 15 майда нефть институты каршында акция оештырылды. Акциянең максаты кешеләрне әлеге авырудан саклау, уйланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырудан гыйбарәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса