Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт укучыларының 25 % күзлек кия

Мәктәпкә укырга кергәндә күз күреме белән проблемалар булган укучылар 10 % ны тәшкил итсә, инде беренче сыйныфны бетергәндә аларның 25 % тан артыгы күзлек кия башлый.

Бу саннар шушы көннәрдә Әлмәт балалар хастаханәсендәге сәламәтлек үзәгендә булып узган очрашуда билгеле булды. 2-3 нче сыйныф укучылары өчен биредә шундый тематик чара оештырганнар иде. Узган ел ул шикәр авыруына каршы профилактиканы чагылдырса, быелгысы күз күреме проблемаларына багышланды.

Күз табиблары укучыларга күзне саклау өчен ниләр ашарга кирәклеге, ничә сәгать компьютер каршында утырырга яраганлыгы турында кызыклы чыгышлар әзерләде.

Табиб- офтальмолог Татьяна Зверева исә укучыларга сөтле ризыклар, җиләк-җимеш ашарга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса