Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табиблары төз атуда ярышты

Быел унынчы тапкыр оештырылган "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында Әлмәтнең сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре пневматик коралдан атуда ярышты.

Анда 12 команда катнашты. Команда беренчелегендә шәһәрнең 3 санлы поликлиникасы вәкилләре иң төз атучы буларак танылды. Икенче урында СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге белгечләре. Өченче урынга медсанчасть медиклары лаек булды.

Шәхси беренчелектә исә поликлиника мөдире, СПИД үзәк табиб-инфекционисты Дамир Солтанов һәм республика кан үзәге өлкән шәфкать туташы Ольга Улизкога тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса