Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табиблары Германиянең сәламәтлек саклау өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнеп, стажировка узып кайтканнар

"Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда табиблар катнашында киңәшмә булып узды.

Анда Германиянең сәламәтлек саклау өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнеп, стажировка узып кайткан белгечләрнең чыгышлары тыңланды. Германиядәге уку программасы теория һәм практика өлешләреннән торган. Практика вакытында әлмәтлеләр табибларның төбәк ассоциациясендә, Эссен университет клиникасында, Изге Маврикия клиникасында, реабилитация үзәгендә һәм башка учреждениеләрдә булганнар. Эссен университет клиникасының тарихы бер гасырлык икән. Ул 1291 койка урынга, елына 46 мең стационар, 120 мең абулатор авыруларга исәпләнгән. Әлмәт табиблары травматология службасын өйрәнгәннәр. Биредә шалтырату булганнан соң авыруны кабул итүгә кадәр булган вакыт иң күбе нибары 15 минут тәшкил итә. Ә менә реабилитация үзәгендә авыруларны яңадан тормышка кайтаруда дәвалауның пассив алымнары, мәсәлән, массаж бөтенләй кулланылмый. Аларны авыру дәвалау вакытында үзе катнаша торган актив алымнар алыштыра.

Чыгыш ясаучыларның һәммәсе медсанчастьның дәвалау процессын оештыруны яхшырту буенча конструктив тәкъдимнәрен кертте. Аларның барысы да җитәкчелек тарафыннан тикшерелде һәм кулланылышка алуга тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250