Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табиблары Франциядән тәҗрибә туплап кайтты

Медсанчасть табиблары Париждан кайтты.

Алар патологик процесслар нәтиҗәсендә тән тукымасындагы яки органдагы "җимерелгән" тамырларны торгызуга багышланган конгресста катнашты. Бу - кардиология һәм эндоваскуляр хирургия өлкәсендә дөньякүләм танылган табиблар тәҗрибә уртаклаша торган фәнни чара. Аның үзенчәлеге шул: форум докладлар укуга гына кайтып калмый, ә интерактив аралашу формасында уза. Катнашучылар кызыксындырган сораулары белән дискуссия юнәлешен үзгәртә дә ала. Әлеге чарадан кайткан табиблар билгеләп үткәнчә, конгресста Россия медицина фәннәре академиясе академигы Ринат Акчуринның командасы ясаган чыгышлар иң эчтәлеклесе булган, дип хәбәр итә дәвалау учреждениесенең матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250