Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт районында коронавирус инфекциясе ачыкланган авырулар белән аралашкан 12 граждан теркәлгән

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина Әлмәт районында 12 кешенең коронавирус инфекциясе теркәлгән авырулар белән аралашуын раслады.

"Әлмәт районында аэропортта вакытта коронавирус инфекциясе ачыкланган авырулар белән аралашкан12 граждан теркәлгән. Алар Мәскәү-Казан самолеты белән Казанга кайтып, Казаннан Әлмәткә килгәннәр. Һәркем үзенчә шәхси яки җәмәгать автотранспорты белән кайткан. Аларга карата мәҗбүри изоляцияләү турында карар чыгарылган.Эчке эшләр идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында баш дәүләт санитар табибы тарафыннан бирелгән карарның үтәлешен контрольдә тота.14 көн узгач, коронавирус инфекциясенә нәтиҗәләр тискәре булган очракта гражданнар карантиннан чыгарылачак. Гражданнар үз-үзләрен изоляцияләү дәверендә эшкә чыгарга тиеш түгелләр", - дип хәбәр итте Ирина Хәйруллина.

Бүгенге көндә алар үз-үзләрен изоляцияләүдә һәм барлык кирәкле анализларны да тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса