Әлмәт паркында – иртәнге зарядка
Медицина көллияте укучылары Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында чара үткәрде.
7 сентябрьдән 14 енә кадәр үтүче «Көзге игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында медицина көллиятендә төрледән-төрле чаралар үткәрелә. 10 сентябрь көнне көллиятнең физик культура укытучылары беренче курс студентлары белән берлектә шәһәр паркында иртәнге зарядка ясады. Шуның белән алар әлмәтлеләргә сәламәт яшәү рәвеше алып баруда үрнәк күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа