Реклама
Әлмәт медсанчастенда медицина хезмәтләре өчен түләүне хәзер банк карталары аша да башкарып булачак.
Бу бирегә килүчеләр өчен бик уңайлы. Чөни түләүне, кассага чират тормыйча гына, медицина хезмәтләре бүлеге аша электрон терминалда башкарырга була. Ә биредә гади манипуляцияләрдән алып, катлаулы операцияләр ясауга кадәр төрледән-төрле 1500ләп хезмәт күрсәтелә. Түләүне барлык банк карталары аша да башкарырга була һәм аның өчен өстәмә акча алынмый.
Әлмәт районы