Әлмәт медсанчастенда 10139 операция ясалган
Медсанчасть поликлиникасына узган ел 370 меңнән артык мөрәҗәгать итү булган. 5650 кеше диспансерлаштыру үткән.
Тикшерүләр 2253 авыруны ачыклаган. Ясалган операцияләр саны да аз түгел - 10139. Күпчелекне (54,6 процент) югары технологияле һәм кыйммәт торган операцияләргә туры килә. Бу хакта медсанчастьның баш табибы Мөнир Закирҗанов бүген узган конференциядә хәбәр итте. Биредә чит шәһәрләрдән килеп дәваланучылар саны елдан-ел арта бара. Мисал өчен, үткән ел ясалган операцияләрнең 3782 се Татарстанның һәм Россиянең башка шәһәр-районнары авыруларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа