Әлмәт медицина хезмәткәрләренә түләүләр арта
Татарстанда республика медицина учреждениеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакына өстәмә түләүләр күләме артты.
Татарстан Республикасы хөкүмәтенең "Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлар турында"гы карарында әйтелгәнчә, өстәмә түләүләр элеккеге 10 мең һәм 4,8 меңнән шул рәвешчә 15 һәм 7,3 мең сумга кадәр арттырылган. Карар Татарстан Республикасы хөкүмәтенең рәсми сайтына урнаштырылган.
Фото:chaskor.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа