Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт медицина хезмәткәрләрен Сочида да беләләр

Медицина хезмәткәрләренең Сочида узган Олимпиада һәм Паралимпиада вакытындагы хезмәтләре югары бәяләнде.

Әлмәтнең алты дәвалау учреждениесеннән 13 хезмәткәр дә әлеге уеннар вакытында күрсәткән осталыклары, хезмәтләренә җаваплы карашлары өчен Краснодар крае Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 10 кеше Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бахтан, XXII кышкы Олимпия һәм XI Паралимпия уеннарынының оештыру комитеты президенты Дмитрий Чернышенкодан катнашучы сертификатына ия булды.

Әлеге бүләкләрне ияләренә Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Хәйруллин тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса