Әлмәт хирургларына ярдәмгә заманча аппарат кайтты
Туберкулезга каршы диспансердагы сөякләргә операция ясау буенча бүлек республикада бердәнбер дисәң дә була. Медицина ярдәменә мохтаҗлар Әлмәткә Татарстанның төрле почмакларыннан килә.
Шушы көннәрдә генә федераль программа кысаларында остеотомия һәм яраларны эшкәртү өчен ультратавышлы хирургия аппараты кайтарылды. Аппарат сөякне тәннең йомшак тукымаларына зыян китермичә генә кисәргә, операция вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә. Баш табиб, травматолог-ортопед Ринат Усманов җитәкчелегендәге хирурглар бригадасы әлеге ультратавышлы скальпельне кулланып, беренче операция ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа