Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиядә гаиләне планлаштыру мәктәбе Әлмәттә генә эшли

Үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән профилактика уздыру максатыннан хатын-кызлар консультациясе базасында үсмер яшьтәге кызлар өчен УЗИ-скринингы да булган гаиләне планлаштыру мәктәбе Әлмәттә 2002 елда эшли башлаган.

Әлмәт - Россиядә һәм Татарстанда шундый мәктәп булган бердәнбер шәһәр.

Элек медицина хезмәткәрләре елына 300 укучы кыз алдында лекция белән чыгыш ясаган булсалар, хәзер бу күрсәткеч 6-10 нчы сыйныфларда укучы 3600 үсмер кызга тиң. Елына 105 лекция укыла, көн саен уртача 30-40 укучы лекция тыңлый дигән сүз. Күптән түгел 2 нче мәктәп кызлары алдында ясаган чыгышында гаиләне планлаштыру бүлеге мөдире Лилия Гумматова шундый саннар китергән. Бүлекнең эшчәнлеге лекция уку белән генә чикләнми, алар укучы кызлар арасында авыруларны ачыклау максатында медицина тикшерүе дә үткәрәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса