Әлмәт таңнары

Әлмәт бусагадан кайчан төшә башлар?

Әлмәт грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекциянең эпидемиологик чиген 40 процентка артып китте.

Табиблар бу уңайдан матбугат конференциясе уздырды. Гриппка шулкадәр игътибар җәлеп ителү юкка түгел. Вакытында чарасын күрмәсәң, дәваланмасаң, ул үпкә ялкынсынуына һәм бронхитка китерергә мөмкин. Алай гына да түгел, статистикада аның кеше гомерләрен өзүе дә теркәлгән. Мисал өчен, 2013-2014 елгы сезон вакытында ул безнең илдә 32 кешенең вакытыннан алда үлүенә китергән. Әлмәт табиблары бездә дә 2009 елда мондый очракның теркәлүен әйттеләр.

Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Диләрә Вәлиева билгеләп үткәнчә, районда салкын тидереп авырулар күтәрелеше алты атна дәвамында күзәтелә. 17 февральгә барлыгы 6645 ОРВИ очрагы теркәлгән. Шуларның 4984 е балаларга туры килә. Җиде кешегә грипп диагнозы куелган булган һәм аларның барысы да лабораториядә расланган. Узган атнада гына да салкын тидергән 1703 әлмәтле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Авыручыларның тагын да күп булуы ихтимал, чөнки арада шифаханәләргә бармаучылар да күзәтелә. Әлмәт эпидемиологик чикне узучы шәһәрләр арасында Чаллы, Яшел Үзән, Лениногорскины алга җибәреп, дүртенче урында.

Әлмәтлеләр нигә күпләп авырый соң? Сәбәп нәрсәдә? Сәламәтлекләре турында кайгыртучылар арбаны кыштан, чананы җәйдән хәстәрләгән кебек, грипп сезонына да алдан ук әзерләнә - сезон башланганчы ук вакцина ясата. Дөрес, гриппка каршы прививка ясатучылар арасында да авыру йоктыручылар күзәтелә. Әмма аларда салкын тиеп авырулар гадәттә җиңел формада уза. "Шуңа күрә бу чарага әһәмият бирергә кирәк", - диде белгечләр. Әлмәттә үткән көз 39330 кеше прививка ясаткан.

Район буенча грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның күпчелеге мәктәп-балалар бакчаларына йөрүчеләргә туры килә. Әгәр мәктәптә яки сыйныфта балаларның 25 проценттан артыгы авырый икән, бу очракта аларда укулар тукталып торыла. Әлмәттә дә узган атнада 7 һәм 16 нчы мәктәпләрдә, 2 нче лицейда карантин булып алды. Агымдагы атнада күпләп авыру 20 һәм 25 нче мәктәпкә килеп җитте. Бүген әлеге уку йортларында белем алучылар көтелмәгән "каникулга" таралышты.

Реклама

- Балаларның күпләп авыруында әти-әниләрнең дә гаебе бар, - дип аңлатты медицина профилактикасы үзәге баш табибы вазифаларын башкаручы Әнвәр Абдуллов. - Балада авыру билгеләре күренү белән аны өйдә калдырырга, табиб чакыртырга кирәк югыйсә. Ләкин кайбер әти-әниләр укудан артта калмасын дип хәтта югары температурасы булган балаларга дару бирәләр дә, мәктәпкә озаталар. Шулай итеп вирус тарала, авыру башкаларга йога, нәтиҗәдә мәктәпләрне ябып торырга туры килә. Мондый очракларда темадан калышу турында түгел, балаңның сәламәтлеге хакында кайгыртырга кирәк.

Грипп һәм ОРВИның әле март аенда гына чигенәчәге фаразлана. Димәк, әле табиблар киңәш иткән профилактика чаралары күрү зарур.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: