Әлмәт таңнары

Әлмәт балаларында диабет. Нәрсә ашатмаска?

Әлмәттә шикәр чире белән авыручылар арасында балалар саны көннән-көн арта.

Бер ел эчендә генә дә 7 балада шундый чир табылган. Бу - зур сан.
Табиблар авыруга китергән төп сәбәпне баланың дөрес тукланмавында күрәләр. Табиб-эндокринологлар ата-аналарны балаларның сәламәтлеге турында кайгыртырга чакыра. Балага тәм-томны, баллы әйберләрне норма белән генә бирергә кирәк. Чипсы ише ят ризыкны бөтенләй ашатмаска. Алар берсе дә көндәлек ризык булырга тиеш түгел. Балалар табиблары Яңа ел каникулларын да куркып көтә. Бу вакытта Кыш бабай балаларга бүләкләр өләшә. Ә анда иң күпчелекне печенье-кәнфит-шоколад алып тора. Һәр артык кәнфит канда шикәр күләмен арттырып, киләчәктә җитди проблема китереп чыгарырга мөмкин. Балагызның сәламәтлегендә нинди дә булса тайпылыш күрсәгез, кичекмәстән табибка күренү зарур. Чирне вакытында белеп алып, вакытында дәваларга кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: