Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә ОРВИ белән авыручылар саны кимегән

Бүгенге көндә Әлмәт районында коронавирус йоктыруның 34 очрагы теркәлгән.

Бу хакта туры эфир барышында район  башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте. 

Авыручыларның 5 се савыккан, 3 се госпитализациядә һәм 26 кеше өйдә дәвалана.

"Онкология диспансеры базасында җәелдерелгән госпитальдә 15 кеше дәвалана. Шуларның 3 се әлмәтле, ә калган 12 се республиканың башка районнарыннан килүчеләр", - диде Тимур Нагуманов.  

Районда ОРВИ белән авыручылар саны кимүен дә билгеләп үтте ул.

"Агымдагы елның 19 нчы атнасына Әлмәт районында узган елгы чор белән чагыштырганда ОРВИ  белән авыручылар саны 53 процентка кимрәк. Узган ел 291 кеше авырган, шул исәптән 256 бала. Хәзер исә без авыруның 138  очрагын, шул исәптән 70 бала авыруын күзәтәбез", - диде Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса