Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус белән көрәш штабы Татарстан Республикасында 245 авыру очрагы турындагы хәбәрләрне фейк дип атады

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстанда, янәсе, коронавирус инфекциясе йоктыруның 180гә якын яңа очрагы теркәлгән дигән фейк хәбәрләр таратыла башлады.
Фейк яңалыкларның авторлары ышандырганча, республикада, янәсе, рәсми мәгълүматлар буенча, Covid-19 белән инде 245 кеше чирләгән. Алар хәтта районнар буенча статистика да китерә.

Моннан тыш, социаль челтәрләр буенча тагын бер фейк та таралды. Татарстанлыларны бүген 23.00 сәгатьтән 5.00 сәгатькә кадәр хәрби вертолетлар дезинфекция өчен дарулар сиптереп чыгачак, дип кисәтәләр. Авторлар тәрәзәләрне һәм ишекләрне ачмауны һәм урамга чыкмауны сорый.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, бу хәбәрләр фейк.

"Шимбә көнне ТР Президенты гражданнарны чит илгә сәфәрдән баш тартырга чакырды һәм Россиянең барлык төбәкләрендә массакүләм чаралар санын киметергә кирәклеген белдерде. Ул моңа тыныч карауларын сорады",- дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

Шулай ук ул чит ил сәфәрләреннән кайтучыларга медицина күзәтүенең өйдә үткәрелүенә басым ясады. Бу кешеләрнең коронавирус билгеләре юк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса