Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Компьютер каршында күпме утырырга ярый?

Мәктәптә укулар башланды. Укудан кайтуга балалар хәзер аш бүлмәсенә түгел, ә компьютер янына йөгерә. Ата-аналар компьютерның балага нинди зыян салуын белеп торырга тиеш.

1.Иң беренче чиратта күз күреме начарая. Еш кына андый балаларда күрәкарау барлыкка килә.

2. Сын-гәүдә кәкрәя. Киләчәктә кифоз, остеохондроз, сколиоз авырулары барлыкка килергә мөмкин.

3. Бала компьютерга психологик яктан бәйле була башлый. Ул чынбарлыкны кабул итәргә теләми. Аутизм һәм йокысызлык кебек авырулар пәйда була. Бала бик еш баш авыртуыннан зарланырга мөмкин.

5 нче сыйныфка кадәр мәктәп балаларына компьютер каршында 10-15 минуттан артык утырырга ярамый. Көн буена бу вакыт 30 минуттан артмаска тиеш.

5-11 нче сыйныф укучылары көненә 20 минут утыра ала. Көн буена 1 сәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса