Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ТРның баш эпидемиологы коклюш белән авыручылар артканын әйтте

Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән коклюшка каршы Адасель вакцинасын сатып алу өчен акча бүлеп бирелгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече, баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов балаларга бума ютәлгә (коклюш) каршы вакцинация үткәрергә өндәде. Ул республикада коклюш артканын билгеләп узды. Бу хакта ул журналистларга Сәламәтлек саклау министрлыгында очрашуда сөйләде.

«Татарстанда коклюш белә авыручылар артты. Былтыр ул 4,3 тапкыр күбрәк ачыкланган. Нигездә, әле вакцинация узмаган бер яшькә кадәр балалар авырый, аларны сакларга кирәк. Өч айга кадәр без прививка ясый алмыйбыз, шуңа күрә бала белән гел элемтәдә булган кешеләрне вакцинацияләү кирәк. Шул рәвешле, коклюш йоктыру чылбыры өзеләчәк», — диде Лопушов.

Коклюш белән авыру күрсәткечләре арту сәбәпле, өстәмә икенче ревакцинация кертелгән. Баш эпидемиолог Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән коклюшка каршы Адасель вакцинасын сатып алу өчен акча бүлеп бирелгәнен әйтте. Алты яшьтән олы балалар өчен бу вакцина дифтерия, столбняк, коклюштан саклый.

Шулай ук, белгеч моңа кадәр вакцинация уздырылмаган 3-4 яшьлек балаларга да Пентаксим прививкасын ясатырга өндәде. Ул бума ютәл (коклюш), столбняк, полиомиелит, гемофиль инфекция, дифтериядән саклый. «Бу чит илдә җитештерелгән вакцина, элек түләүле иде, — дип искәртте табиб. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса