Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Көнбатыш капка" микрорайонында балалар өчен махсус медицина офисы булдырылачак

Татарстанда сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү программасы белән беррәттән беренчел санитар ярдәм - амбулатор звенога, атап әйткәндә поликлиника һәм ФАПларга да игътибар арта.

Бер атна эчендә Әлмәтнең дәвалау учреждениеләренә сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов һәм аның беренче урынбасары Гадел Вафинның эшлекле визитлары шуңа ишарә. Башкала кунаклары үзәк район хастаханәсенең инфекция һәм онкология поликлинасының диагностика бүлекләрендәге төзелеш эшләре белән таныштылар.

Ким дигәндә сигез инфекция

ЦРБның инфекция бүлегендә СанПиН таләпләренә җавап бирерлек шартлар вәгъдә итәләр. Проект буенча бинаның беренче катында 2 эчәк һәм сулыш юллары инфекцияле пациентларны кабул итү бүлмәсе, уналты урынга исәпләнгән 6 бокс-палата, дежур табиб, өлкән шәфкать туташы кабинетлары һәм процедура бүлмәсе каралган.

Икенче катта 32 авыруга 8 палата, ординатор бүлмәсе, бактериологик анализлар лабораториясе, санузел, буфет планлаштырылган. Подвалда гардероб, кер юу бүлмәсе, склад һәм архив урнашачак.

Бинаның эчен яңартуга, инженерлык челтәрләрен, коммуникацияләрне алыштыруга нефтьчеләр 27 млн сумга якын акча бүлеп биргән. Бу инфекция клиникасын элеккегесеннән күпкә яхшыртырга, заманга яраклаштырырга ярдәм итәчәк.

- Һәр кеше ким дигәндә 8 инфекция кичерә. Шуңа күрә учреждениене, шул исәптән диагностиканы яңарту һичшиксез зарури иде. Медицина ярдәме сыйфатының мондый стандартлары төбәктә яшәүчеләр өчен гаять зур социаль әһәмияткә ия, - диде министр Айрат Фәррәхов.

Ул шулай ук үзәк район хастаханәсенең неврология бүлегендә 30 урынга исәпләнгән кан тамырлары үзәге ачу ихтималы турында да искәртте. Сәламәтлек саклау министрлыгы бу максатларга заманча медицина җиһазлары ала һәм кайтарта башлаган инде. 2013 елда медсанчастьның амбулатор диализ үзәге өчен 3 ясалма бөер аппараты алынган. Ярдәмнең гомуми бәясе 13 млн сум белән исәпләнә.

Спорт, спорт һәм спорт

Министр урынбасары Гадел Вафин Әлмәткә визитын халык күпләп төпләнгән яңа микрорайонда төзелә башлаган балалар гомуми тәҗрибә табибы офисы белән танышудан башлады.

- Бу офис - медицина ярдәмен халыкка якынайту максатында ясалган адым. Димәк, Әлмәттә өстенлекләр дөрес сайланган, - дигән нәтиҗә ясый министр урынбасары. Ул шулай ук балалар хастаханәсендәге яңа туганнар өчен реанимация һәм ЦРБның инфекция бүлекләрендә эш барышы белән танышты. Соңгысында төп төзелеш-монтаж эшләре ике атнадан тәмамланачак. Учреждениене җиһазлар белән тәэмин итүдә дә тоткарлыклар булмаска тиеш. Август ахырына яңартылган бүлекне эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Бу әлмәтлеләр өчен генә түгел, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге халкы өчен дә мөһим.

Җирлектә яман шеш авыруларының артуы күзәтелә. Авыруны башлангыч чорында ачыклау өчен даими рәвештә профилактик күзәтүләр уздыру гадәткә керергә тиеш. Бу бигрәк тә өлкәннәргә, авыру ихтималы булучыларга (туганнарында онкология табылучыларга) кагыла.

- Ир-атларда яман шеш авыруларының 30 проценты утыз яшьтән, хатын-кызларда 40 проценты унсигез яшь чиген үткәч табыла. Шуны искәртәсе килә, рак "яралгысын" профилактик медицина күзәтүе дә ачыклый ала, - ди Гадел Вафин. -Шуңа күрә онкология поликлиникасын киңәйтү - махсус медицина ярдәме алуга мөмкинлекләрне яхшыртачак. Халык авыру билгеләре беленә башлаганны көтеп ятмас дип тә ышанасы килә. Без биредә ир-ат сәламәтлеге, хатын-кыз саулыгы юнәлешләрен үстерергә ниятлибез. Халык биредә кызыксындырган сорауларына анык җавап таба һәм тикшерүнең инструменталь алымнарыннан файдалана алачак.

Аның сүзләренчә, ракны вакытында ачыклау - дәвалау һәм савыгу өчен нәтиҗәле шарт булып тора.

Министр урынбасары Әлмәттә күргәннәреннән канәгать булуын әйтте.

- Әлмәт инсульт, миакарда инфаркты кебек авыруларны ачыклау һәм дәвалау буенча кирәкле ресурсларга ия. Ләкин безнең бурыч - кешенең саулыгын андый аяныч хәлгә җиткермәүен тәэмин итү. Һәркем тормыш итү шартларын яхшыртуга йөз тотарга тиеш. Спорт залга йөрергә, туклану системасын җайларга кирәк. Безнең төбәкнең туклану традицияләре нигездә углеводлар белән бәйле. Клетчатка, яшелчә, җиләк-җимешне аз кулланабыз. Ә бу сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Тәмәке, алкогольне чикләргә киңәш итәм. Һәм спорт, спорт, тагын бер тапкыр спорт. Әле генә уңышлы узган Универсиада оптимизм өстәргә тиеш дип ышанам.

Ләйләгөл Минаева

Гадел Вафин, сәламәтлек саклау министрының 1 урынбасары

- Әлмәтлеләрне чын күңелдән якынлашып килүче юбилейлар белән тәбрик итәм. Әлмәт - үсештәге шәһәр. Биредә сәламәтлек саклауның 3 дәрәҗәдәге моделе формалашкан. Югары технологияле медицина үзәге исә шәхси-дәүләт партнерлыгының отышлы үрнәге.

Һәммәгезгә сәламәтлек, спорт оптимизмы телим. "Татнефть" компаниясе үрнәк иткән сыйфатның югары стандартлары һәр әлмәтлене - нефтьчеме ул, авыл хезмәтчәнеме яки бюджет тармагы эшчесеме - үз хезмәт юнәлешен камилләштерүдә яңа үрләр билгеләүгә этәрсен. Чемпионнар булуыгызны телим. Әлмәт - прогрессив, перспектив, яшәү өчен кулай төбәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса