Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Күп авыруга дәва

Кычыткан витаминнарга бай, шуңа ул сәламәтлекне ныгыта, ашы да үтә файдалы.

- Кычытканның яфракларында аскорбин кислотасы, каротин, шулай ук К, В2, В3 витаминнары бар. Моннан тыш, яфракларында органик кислоталар, крахмал, шикәр, хлорофилл, камедь, тозлар һ.б. бар. Кычытканның чагу үзлеге төкчәләрнең тукыма согындагы кырмыска кислотасы булуыннан.

- Кычыткан кан китүне яхшы тукта. Аннан әзерләнгән сыек экстракт яки төнәтмә даруханәләрдә сатыла.

- Кычытканны гипо- һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак файдаланалар.

- Бу үсемлек ярдәмендә азканлылыкны дәвалыйлар, чөнки ул гемоглобинны күтәрә һәм эритроцитларны арттыра.

- Яфракларының кайнатмасы кандагы шикәрне киметә.

- Кычытканнан кайнатма имезүче хатыннарның сөт килүен арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса