Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Казанда 30 кешедә “дуңгыз гриппы” булуы расланган, 20сендә авыру авыр уза

Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов белдергәнчә, гыйнварның 2 нче атнасында башкалада ОРВИ ише һава юлы белән йога торган вируслы авыру йоктыручылар саны 20 процентка арткан.

Соңгы атнада 6203 очрак теркәлгән. Шәһәрдә көн дә 400ләп кеше авыруы теркәлә, аларның яртысы - балигъ булмаган яшь казанлылар.

Лаборатор шартларда тикшерелеп, H1N1, ягъни "дуңгыз гриппы" эләктерүчеләр саны 30 икәне расланган, аларның 5се җиңелчәрәк очрак булып чыккан, ә 20 очракта - авыр. Республикада 2 кеше шуның белән үлеп киткән, дөрес, Казанда түгел. Ләкин моннан 3-4 ел элек халыкны пошаманга төшергән "дуңгыз гриппы"ннан хәзер кешеләр күпләп үлми, үпкәләре ялкынсынмый, шуңа күрә, без борчылсак та, казанлыларга паникага бирелергә кирәкми, "дуңгыз гриппы" кечкенә балаларга, өлкән яшьтәгеләргә "ябышмый", ди Казанның баш табибы. Мондый йогышлы авыру гадәти грипп кебек була, ләкин тын алуы авырлашса, кичекмәстән табиб чакырту кирәк, ул вируска каршы препаратлар белән уңышлы дәвалана.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250