Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Казан интернатында тәрбияләнүче тагын 10 балага “дизентерия” диагнозы куелган

Әлеге балалар йортыннан хастаханәгә салынган 13 хезмәткәрдә дизентерияне тудыручы инфекция табылган, ләкин авыру билгеләре юк

Дәрвишләр бистәсе интернатында тәрбияләнүче тагын 10 балага "дизентерия" диагнозы куелган. Шулай итеп, бүгенгә әлеге эчәк инфекциясе белән авыручы 16 кеше ачыкланган. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта Дәрвишләр бистәсе интернатыннан 29 бала Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә ята, ләкин 27 балада гына эчәк инфекциясе билгеләре бар.

Әлеге балалар йортыннан хастаханәгә салынган 13 хезмәткәрдә дизентерияне тудыручы инфекция табылган, ләкин авыру билгеләре юк. Аларның барысы да җентекләп тикшерелә.

Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре сүзләренчә, инфекциянең чыганагы турында әлегә сөйләшергә иртә, чөнки барлык чаралар тәмамланмаган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250