Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кан бирү – авыруга җан өрү

Шәһәрнең көнбатыш өлешендә ашыгыч ярдәм станциясе белән бер бинаны биләп торучы Республика кан тапшыру үзәгенең Әлмәт бүлекчәсе урнашкан.

Әлеге үзәк көньяк-көнчыгыш районнары арасында кан алу, аны саклау һәм кирәкле дәвалау учреждениеләренә тарату белән шөгыльләнүче бердәнбер оешма. Ул 7 районга һәм аларда урнашкан 12 сәламәтлек саклау учреждениеләренә хезмәт күрсәтә.

Биредә үз хезмәтләренә бирелеп, җиренә җиткереп, сәламәтлек саклау таләпләренә, кагыйдәләренә тәңгәл китереп, 50 медицина хезмәткәре эшли. Алар арасында бу эшне югары дәрәҗәдә алып барырлык 5 табиб бар. Үзәктә көненә уртача кырыклап кан тапшыручыны кабул итәләр. Бер кешедән, гадәттә, 450 мл кан алына. Шулай ук кеше плазма да бирергә мөмкин.

Үзәктә кан бик кыйммәтле һәм махсус җайланма аша үткәрелә, чистартылган кан киредән мохтаҗ кешеләргә бирелә. Әгәр донор 40 тапкыр кан яки 60 тапкыр плазма тапшыра икән, аларга «Данлыклы донор» дигән дәрәҗәле исем бирү каралган. Әлмәт кан үзәгендә аны алган 1430 донор теркәлгән, үзебезнең районнан 495 кеше. Кагыйдә буенча донорлар кан тапшырган көнне ял итә ала, шулай ук алар өстәмә бер көнгә түләүле эштән азат ителәләр. Әгәр донор эшкә чыга икән, бу ике көнне отпуск көннәренә өстәп ала ала. Кан биргән өчен хөкүмәт акча да түли. Ә инде «Данлыклы донор» исемен алгач, аларга ел саен өстәмә түләү карала.

Әлмәт кан тапшыру үзәгендә барлыгы 11790 донор теркәлгән, ә безнең район буенча 7777 кеше. Билгеле, һәр кеше кан яисә плазма бирә алмый. Моның өчен кеше һәрьяклап сәламәт һәм таза булырга тиеш. Шулай ук аның күзгә күренмәгән йогышлы чирләре булмавы да зарур. Боларны ачыклау өчен кан алыр алдыннан кешенең каны җентекләп, төрле җайланмаларда тикшерелә. Табиб донорның хәлен сораша, кан тибешен тикшерә. Ә инде сәламәтлектә нинди дә булса хилафлыклар ачыкланса, кан алырга рөхсәт ителми. Канны да көн саен, атна саен тапшырырга ярамый. Аны ике ай узгач, плазма тапшырганда исә ике атнадан соң гына кабатларга мөмкин. Кан тапшыручы 18 дән яшь һәм авырлыгы 50 кг-нан ким булырга тиеш түгел.

Әлмәт кан тапшыру үзәге матур, төзек, бүлмәләре дә зәвыклы. Шәфкать туташлары, табиблар һәм башка хезмәткәрләр тыйнак, кеше хәленә керә белүчеләр, хезмәтләрен яратып, барлык нечкәлекләрне төгәл итеп башкаралар. Ул берничә тапкыр Татарстан һәм хәтта Россия буенча алдынгы урыннарны биләп тора. Үзәк көньяк-көнбатышта яшәүче якынча 500 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Аларның бу мактаулы һәм бик тә кирәкле эшләрендә уңышлар һәм сәламәтлек теләп калабыз.

Фәнүс Гыйматдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса