Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Йөрәгеңнән үбәр идем, күренми шул йөрәк...»

Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары элеккечә үк кешеләр үлеменең төп сәбәпләре арасында тора. Йөрәк-кан тамырлары системасын ничек сакларга соң? Без сезгә гади кагыйдәләр тәкъдим итәбез.

1. «Зарарлы» майларны «файдалыларга» алмаштырырга 
Безнең организм майларга, аксым һәм углеводларга мохтаҗ, тик безнең тәнгә камыр ризыкларында, маргаринда, фаст-фудларда очрый торган ясалма синтезланган майлар кирәкми. Аларны зур күләмдә кулланып, сез йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсешенә китерәсез. Гаеп холестеринда: ул кан тамырларын тутыра һәм канның ирекле циркуляциясенә комачаулый. Ә менә чикләвек, көнбагыш һәм балык майлары, киресенчә, организмга файда китерә, Омега-3 кебек майлар йөрәк мускулатурасын ныгыта. 

2. Йокыгызны туйдырыгыз 
Йокыгыз начаррак булган саен, йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше куркынычы да югарырак. Әйе, хәтта сездә начар гадәтләр булмаса да. Милли йокы фонды (АКШ) фикеренчә, йөрәккә зыян китермәс өчен тәүлегенә 6-8 сәгать йокларга кирәк. Бу уңайдан дөньяның төрле илләрендә күп кенә тикшеренүләр үткәрелде, алар йокы җитмәү хроник стресска, кан басымына бәйле проблемаларга, шулай ук организмдагы биологик процессларның бозылуына китерергә мөмкин, дип раслый. Үз чиратында, артык озак йокы шулай ук йөрәк авыруларының сәбәбе булырга мөмкин. 

3. Актив булыгыз 
Йөрәгегез сәламәт һәм көчле булсын өчен уртача физик йөкләнешләргә атнасына кимендә 3 сәгать багышлагыз. Йөрәк-кан тамырлары системасы өчен иң файдалы спорт төрләре: тиз йөрү, әкрен йөгерү, велосипедта йөрү, йөзү, бию. Исегездә тотыгыз, кискен интенсив йөкләнешләр йөрәк өчен куркынычсыз түгел. 

4. Тән авырлыгын нормада тотыгыз 
Артык тән авырлыгы йөрәк-кан тамырлары системасы өчен куркыныч, чөнки ул артериаль диварларга артык йөкләнеш тудыра һәм йөрәк эшен авырайта. Корсак өлкәсендә симерү аеруча куркыныч булып санала. Висцеляр (корсак эчендәге) майда 30га якын биологик актив матдә барлыкка килә, аларның кайберләре тромб хасил булу куркынычына һәм атеросклероз үсешенә китерә. 

5. Тәмәке тартмагыз һәм пассив тәмәке тартудан сакланыгыз 
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, тәмәке төтене белән даими элемтәдә булганда йөрәк авыруларының куркынычы 25-30% ка арта. Шул ук вакытта пассив тәмәке тартучылар өчен дә төтен куркыныч тудыра. Тәмәке тартучының үпкәләре тәмәкедән зыянлы матдәләрнең 20% тан артыгын ала, калган куркыныч компонентлар һавада тарала. 

6. Витаминнар турында онытмагыз 
Кан тамырлары һәм йөрәк өчен иң мөһим витаминнар һәм минераллар: А, В, F, К, Р, С, Е, кальций, калий һәм магний. Сез көндезге витаминнар һәм минераллар нормасын туклануны нормальләштереп тә туплый аласыз. Әмма кайбер очракларда өстәмә витаминнар кабул итү таләп ителә. Сезгә туры килә торган комплекс сайлап алу өчен табибка мөрәҗәгать итегез.
 
Онытмагыз, сәламәтлек комплекслы алымнар таләп итә. Начар гадәтләрдән баш тартыгыз, стрессларны минимальләштерегез, тулаем ял итегез, күбрәк хәрәкәтләнегез, туклануыгызны контрольдә тотыгыз һәм йөрәгегез сезгә “рәхмәт!” әйтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса