Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хыяллар тормышка аша

23 мартта шәһәребездә "Йөрәк-кан тамырлары хирургы көне" дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Әлеге чара Татарстанда беренче тапкыр оештырылды һәм бирегә Әлмәттә йөрәккә операция ясауга башлангыч салган, төбәгебез хирурглары укытучысы, РАМН академигы, кардиохирург Р.Акчуринның килүе олы мәртәбә булды.

Медицина форумында шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.Җәләлтдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов, "Татнефть" ААҖнең генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев, республикабызның сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре, Казан дәүләт медицина академиясе, Казан дәүләт медицина университеты вәкилләре катнашты.

Конференциядә табиблар йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау һәм диагностикалауның яңа алымнарын тикшерде, төбәгебездәге сәламәтлек саклау учреждениеләрендә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү тәҗрибәсе белән танышты. Беренчеләрдән булып төбәк медицина диагностикалау үзәге эшчәнлеге хакында "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастеның баш табибы М.Закирҗанов чыгыш ясады. Соңгы елларда үзәк зур үсеш алды - бу хакта һәркем хәбәрдар. Биредә ясалучы операцияләр саны да көннән-көн арта. Шушы көннәрдә генә медсанчастьта ясалма кан әйләнеше аппараты кулланып, ачык йөрәккә 500 нче операция уздырылган. 3 ел эчендә кан тамырларына 800 дән артык операция ясалган. Медсанчастьның кардиохирургия бүлеге җитәкчесе Н.Сибагатуллин журналистларга биргән әңгәмәсендә күрсәткечләрне бик яхшы дип бәяләде. "Алар артында коткарылган кеше гомерләре тора. Хыяллар тормышка аша. Быел йөрәккә операцияләр ясауга безгә 204 дәүләт квотасы, кан тамырларына операцияләр уздыруга 130 квота бирделәр", - диде ул. Республика бюджетыннан һәм "Татнефть" компаниясе тарафыннан медицина ярдәме күрсәтүгә бүлеп бирелгән акчалар хисабына медсанчастьта барлык программалар да нәтиҗәле гамәлгә ашырыла. Конференциядә чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә моны ассызыклап үтте. Р.Акчурин исә нефтьчеләргә ихлас хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде. 2008 елның декабрендә нәкъ Ренат Сөләйманович җитәкчелегендә ачык йөрәккә операция ясау буенча беренче мастер-класслар узган булса, бүген аның укучылары заманча технологияләр ярдәмендә 500 нче операцияне уздырган.

- "Татнефть" биредә гомер итүчеләр өчен эшләүче компания. Мин бу хакта һәрвакыт әйтеп торам. Йөрәк хирургиясендә башкарылучы гамәлләр, югары технологияләр белән тәэмин ителеш - бары тик нефтьчеләрнең һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән алып барылган тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе, - диде танылган кардиохирург.

Киләчәктә Р.Акчурин нефтьчеләр башкаласында мастер-класс үткәрүен дәвам итәчәк. Чираттагысында ул гибрид хирургиясе буенча операцияләр ясау тәҗрибәсе белән уртаклашыр дип көтелә. Бу юнәлештә Ренат Сөләйманович 100 дән артык операция ясаган. Аның сүзләренә караганда, монысы яңа һәм катлаулы баскыч, аны әле өйрәнергә кирәк.

Медицина форумы барышында академик компаниянең иң югары бүләгенә лаек булды, аңа "Татнефть" ААҖнең Мактаулы нефтьчесе" исеме бирелде. Шулай ук медсанчасть табибларына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, "Татнефть" ААҖ, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250