Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хезмәттәшлеккә нигез салынды

15 июнь көнне шәһәребезгә эшлекле визит белән танылган профессор, медицина фәннәре докторы, Франкфурте на Майне каласындагы диагностик күп профильле үзәк директоры, онколог, гастроэнтеролог, эндоскопист Ганс Йорг Кордес һәм International Diagnostic and Treatment Day Clinic директоры һәм күз табибы Ицхар Зеев килде.

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан аларның Әлмәткә килүен һәм ТР табиблары-онкологлары өчен семинар оештыруын РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакировның "Кайгырту" хәйрия фонды Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә гамәлгә ашырды. Мәртәбәле кунакларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов та кабул итте. Очрашуда ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, "Аскойл - медицина" ЯАҖ директоры Юрий Кандинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин да катнашты.

Яман шеш бүген дәвалауга тиз бирешми торган һәм иң катлаулы авыру булып тора. Шуңа да чит ил табиблары белән тәҗрибә уртаклашу, алар белән хезмәттәшлек итү бик кирәк. Соңгы елларда әлмәтлеләр бу юнәлештә җитди эшчәнлек алып бара. Нефтьчеләр һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән шәһәребездә барлыкка килгән онкология диспансерында халыкка югары дәрәҗәдә хезмәтләр күрсәтелә, шулай ук белгечләр өчен чит илләрдә укулар да оештырыла.

Мәҗит Салихов әлеге очрашуны оештыруы өчен Ришат Әбүбакировка рәхмәтен белдерде һәм Германия табиблары белән хезмәттәшлекнең киләчәктә дәвамлы булачагына ышанычын җиткерде, медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тәбрикләүләрен юллады, кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Германия вәкилләре дә җавапсыз калмады, район башлыгына бүләк ясады.

Ганс Йорг Кордеска моңа кадәр Россиядә булырга туры килмәгән. Шунысы сөендерә, безнең ил белән ул якыннан Әлмәтебез аша танышты һәм хис-тойгыларының бары тик яхшы булуына басым ясады.

- Элек минем рус халкы белән аралашканым бар иде. Татарстан, Әлмәт турында ишетеп кенә белә идем. Күрелгәннәрдән мин бик канәгать. Шәһәр искиткеч матур, медицина учреждениеләре заманча җиһазландырылган. Безнең хезмәттәшлеккә бүген нигез салынды һәм без аны үстерәчәкбез, - диде ул.

Очрашуда хәбәр итүләренчә, чит ил табиблары эшлекле визит белән Әлмәтебезгә "Кайгырту" фонды ярдәме аша бик еш кунакка киләчәк һәм бу онкология өлкәсенә генә кагылмый. Ришат Әбүбакиров сүзләренә караганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча да белгечләр чакыру күз уңында тотыла.

Юрий Кандинов "Кайгырту" фондының эшчәнлеген югары бәяләде. Ул Ришат Әбүбакировның Германия табиблары белән 3 кешегә бушлай тикшерү уздыру һәм дәвалау турында килешүен хәбәр итте. Авыруларны Ганс Йорг Кордес кабул иткән инде, озакламый алар Германиягә юл алачак.

"Аскойл - медицина" ЯАҖ озак еллар "Татнефть" компаниясе белән хезмәттәшлек итә, нәтиҗәдә, 300 ләп кешегә дәвалау курслары үтүгә ярдәм күрсәтелгән. Киләчәккә план - дәүләт программасына керү һәм аз тәэмин ителешле гаиләләрдән булган авыруларга чит илгә дәваланырга бару өчен булышу.

Әлмәт соңгы елларда Мәскәү, Санкт Петербург, Казан белән беррәттән көчле чит ил табибларын кабул итүче үзәккә әверелде. Сергей Осипов сүзләренә караганда, республика җитәкчелеге тарафыннан алга таба биредә медицинаны тагы да үстерүгә йөз тотыла, атап әйткәндә, офтальмология үзәге булдыру, югары технологияләрне гамәлгә кертү планлаштырыла.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250