Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гыйнвар башыннан 19 әлмәтле өшү нәтиҗәсендә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән

Гыйнвар башыннан 19 әлмәтле өшү нәтиҗәсендә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 4се шифаханәгә дәваланырга салынган.

Ай башыннан Әлмәтнең ашыгыч ярдәм станциясе бригадалары 6 меңгә якын чакыруга барган. Әти-әниләр авырган балаларына 1085 тапкыр ярдәм сорап шалтыраткан. Югары тән температуралы өлкәннәргә ашыгыч ярдәм бригадасы 811 тапкыр барган. 427 очрак исә төрле тән җәрәхәтләре алучыларга кагыла. Баш миенең кан әйләнеше бозылу нәтиҗәсендә (ОНМК) - 76 чакыру, йөрәк авырулары- 62 чакыру, миокарда инфаркты - 11. Ай дәвамында ашыгыч ярдәм бригадасы 21 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә (30 кеше зыян күргән, ике кеше үлгән), дүрт тапкыр янгыннарга (ике кеше зыян күргән), алты тапкыр шартлаткыч куелуы турындагы хәбәргә (әлеге чакырулар ялган булып чыга) барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса