Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эшчеләр бистәләренә күченгән табибларга - миллион

Миллион сум алырга хокукы булган яшь медициа хезмәткәрләре исемлеге тулыландырылган. Яңа елдан әлеге акчаларны авыл җирлегендә эшләүче медицина хезмәткәрләре генә түгел, ә эшчеләр бистәләрендә яшәүчеләрне дәвалаган хезмәткәрләр дә ала алачак. Авыл җирлегенә яшәргә һәм эшләргә күченгән хезмәткәрләргә миллион сум бирергә бер ел элек карар кылынган иде. Алар 35 яшькә кадәрле...

Миллион сум алырга хокукы булган яшь медициа хезмәткәрләре исемлеге тулыландырылган. Яңа елдан әлеге акчаларны авыл җирлегендә эшләүче медицина хезмәткәрләре генә түгел, ә эшчеләр бистәләрендә яшәүчеләрне дәвалаган хезмәткәрләр дә ала алачак.

Авыл җирлегенә яшәргә һәм эшләргә күченгән хезмәткәрләргә миллион сум бирергә бер ел элек карар кылынган иде. Алар 35 яшькә кадәрле булган медицина вузларын бетерүчеләргә, яки белгечлеге буенча инде эшләргә өлгергән һәм авылга күчәргә карар кылганнарга бирелә.

Әлеге программа нәтиҗәле генә эшләп килә. Бу ел эчендә генә дә 5173 табиб авыл җирлегенә күченгән. Хәзер исә хөкүмәт эшчеләр бистәләрендә дә ак халатлылар "тыл"ын ныгытырга җыена.

"Российская газета"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250