Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чаллы табиблары алты магнит йоткан сабыйның гомерен саклап калганнар

Чаллы табиблары балалар конструкторыннан магнит шарчыкларын йоткан кыз баланың гомерен саклап калганнар.

Магнитлар окислашкан һәм сабыйның ашказаны тукмасын "ашаган".

Баланың әнисе сүзләренә караганда, әлеге уенчыкны йортка дустының кызы алып килгән.Ике яшьлек әлеге баланың тышкы яктан ялтырап торган алты шарчык йотуын беркем дә сизми калган. Берникадәр вакыттан соң бала коса башлый, хәлсезләнә. Өлкәннәр кызчык агуланган дип белеп үз белдекләре белән аны дәваларга алыналар. Тик бернәрсә дә ярдәм итми, хәле начарлана бара.

Бары тик ике көннән соң гына ашыгыч ярдәм машинасын чакырта өлкәннәр. Кизү торган табиб баланы рентген һәм УЗИ үтәргә җибәрә.

Хирург сүзләренә караганда,магнитлар ашказанында химик реакциягә кереп, аны тишәләр һәм корсак куышлыгына төшеп китәләр. Бары тик берсе генә ашказанында кала.Калган шарчыкларны эзләп, операция ярдәмендә алырга туры килә.

Кызчыкка операцияне ике сәгатьләп ясыйлар. Ул уңышлы үтеп, дәвалану курсыннан соң бала өенә җибәрелә.

Балаларның мондый шарчыкларны йотуы беренче генә очрак түгел. Еш кына окислашкан магнитлар баланың барлык эчке органнарын "ашап" аны үлемгә хөкем итәләр. Әлеге кызчыкка исә вакытында ярдәм күрсәтелгән. Ә ата-аналар исә үз балаларының уенчыкларына бик игътибарлы булсыннар, аларның битарафлыгы бала гомеренә торуын онытмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса