Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Быел Әлмәттә кемнәр диспансерлаштыру узарга тиеш?

Дәүләт безгә ел саен бушлай сәламәтлегебезне тикшерү мөмкинлеге тудыра.

Әлмәттә диспансерлаштыру өч медицина учреждениесендә оештырыла: Үзәк район шифаханәсендә, медсанчастьта һәм 3 нче поликлиникада. Яшәү урыны буенча һәркем профилактика кабинетына барырга, маршрут кәгазе алырга тиеш була.

Быел 1993, 1990, 1987,1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927, 1924, 1921, 1918, 1915 елларда туганнар диспансерлаштыру узачак. Ул хроник авыруларны ачыклау максатыннан оештырыла. Бигрәк тә ул йөрәк-кан тамырлары, онкология, үпкә, шикәр диабетын үзвакытында ачыклау бурычын куя, чөнки нәкъ менә алда саналган авырулар инвалидлыкка китерергә мөмкин. Диспансерлаштыруның соңгы этабында һәркемгә сәламәтлек паспорты бирелә.

Әлмәттә "кайнар линия" телефоннары:

Үзәк район шифаханәсе 33-83-02;

3 нче поликлиника 32-33-75;

Медсанчасть 311-111, 311-159;

Сәламәтлек саклау идарәсе 32-77-86.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250