Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Быел өч төрле грипп йоктыру куркынычы бар, шуңа да Әлмәттә прививка ясый башладылар инде

Әлмәткә «Грипполл» препаратының 17 мең дозасы кайтты.

Татарстанда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе гадәттәгедән бер айга иртәрәк башларга булдылар. Чөнки эпидемия инде декабрь аенда булыр дип көтелә.

Инертат.ру хәбәр иткәнчә, вакцинаның штамм составында - А гриппының ике төре: югары патоген "Калифорния-2009", шулай ук ул "дуңгыз гриппы" да һәм "Виктория-2011" (H3N2); шулай ук "Массачусетс-2012" В гриппы. Быел табиблар нәкъ менә шул грипп төрләрен "кунакка" көтә.

- Кискен тын юллары вирус инфекциясе белән чирләүчеләр саны гадәттә көннәр салкынайтып, яңгырлар башлангач арта. Шуңа да прививканы иртәрәк ясату мөмкинлегеннән файдалану зарур, - дип киңәш итә белгеч. - Аны ясатуның мәгънәсе юк, хәтта зарарлы дигән сүзләргә ышанмагыз. Менә кайберәүләр мин прививка да ясаткан идем, тик барыбер авырдым, диләр. Беренчедән, кеше грипп белән түгел, ә кискен тын юллары вирус инфекциясе белән чирләгән булырга мөмкин. Икенчедән, ул прививка ясатмаган булса, гриппка караганда куркынычрак саналган өзлегүләрдән дә үләргә мөмкин ләбаса. Вирус кергәч организм иң әүвәл "дошманны" танырга, аннары аңа туры килә торган "корал" - антитәнчекләр сайларга, соңыннан аларны кирәкле юнәлешкә юлларга тиеш. Әмма кайбер югары патоген вируслар шулкадәр тиз һөҗүм итә ки, кеше әлеге этапларның барысын да үтә алмый һәм өзлегүләр - пневмония, менингиттан үлә. Әгәр вирус вакцина ясалган кеше организмына эләгә икән инде, алдан ук формалашкан антитәнчекләр "дошманга" шунда ук ташлана.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250