Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Марат Садыйков: «Мөрәҗәгатьләрнең 90% ка кадәре «үз-үзеңне тынычландырыр өчен» булды»

Планлы кабул итүгә поликлиникалар ябык вакытта 7 нче шәһәр хастаханәсе һәм Республика клиник балалар хастаханәсенә кергән мөрәҗәгатьләрнең 90% ка кадәре «үз-үзеңне тынычландырыр өчен» булган.

 Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткән.

«Моңа кадәр 7 нче шәһәр хастаханәсе һәм Республика клиник балалар хастаханәсенең кабул итү бүлегенә көненә 340-350 кеше мөрәҗәгать иткән. 50% тан артыгы госпитализациядән баш тарткан. Бу чорда кабул итү бүлегенә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрнең 80-90 % ы «үз-үзеңне тынычландырыр өчен» булып чыкты», - дип белдергән Марат Садыйков.

Бу күрсәткечкә анализ ясалачак һәм киләчәктә республикада медицина ярдәме күрсәтү системасы үзгәртелергә мөмкин дип фаразлыйлар министрлыкта. Үзизоляция чорында кичектергесез халәтләр буенча мөрәҗәгатьләр булмады диярлек, дип билгеләгән министр. Хәзер республика хастаханәләре эшчәнлекләрен яңадан башлап җибәргән

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса