Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Безнең акция: әлмәтлеләр скандинавча йөрде

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу уңайдан "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары шәһәркүләм акция уздырды. «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда спорттагы яңа, модалы юнәлеш - скандинавча йөреш буенча массакүләм күнегү үткәрелде.

Әлеге акциягә күпләр теләктәшлек белдерде: студентлар, ветераннар, яшьләр, гомумән, үзенең сәламәтлеге өчен кайгыртып яшәүчеләр килгән иде. 100 дән артык кеше арасында скандинавча йөрүнең ни икәнен аңлап, аның белән үзләре дә шөгыльләнеп карарга килүчеләр дә бар иде.

Шул рәвешле алар «Нефтьче» Мәдәният сарае - Ленин урамы - Яшьләр үзәге маршруты буенча сәламәтлек парадында катнашты.

Әйтергә кирәк, мондый шәһәркүләм парадлар әлмәтлеләр күңеленә хуш килә икән. Сәламәтлек өчен файдалы булудан тыш, шәһәрдәшләр бер-берсенә яхшы кәеф, көн озынына җитәрлек яшәү дәрте өстәде. Теләктәшлек белдереп, акциягә кушылучылар да аз булмады. Әлеге марафон турында тулырак "Әлмәт таңнары" газетасыннан укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса