Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бетләр һөҗүм итә

Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, республикада бетләү очраклары арта төшкән. Агымдагы елның тугыз аенда шундый 1184 очрак теркәлгән.

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4,1 процентка артыграк. Педикулез күпчелек 17 яшькә кадәрге балаларда күзәтелгән - 779 кеше. Әлмәттә әлегә бу җәһәттән борчылырга җирлек юк. "Бетләү очрагының артуы күзәтелми. Алай да гигиена таләпләрен саклау комачау итми", - диде безгә шәһәрнең санитария табиблары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса