Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Белгечләр әлегә карбыз алмаска киңәш итә

Кибет киштәләрендә, базарларда карбыз пәйдә булды. Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Россия территориясендә карбыз өлгерер чор җитмәвен кисәтеп, әлегә аларны сатып алмаска киңәш итә.

Бездә нигездә карбыз август айларында гына өлгерә. Фермерлар карбызны тизрәк үстерү өчен төрле ашламалар, шул исәптән туфракта нитрат барлыкка килә торган азот кулланырга мөмкин. Карбызларга рөхсәт ителгән нитрат күләме 60 мг/кг, иртә өлгерүче карбызларда алар дистәләгән тапкыр артык була икән. Нитрат белән агулану йөкле хатыннарга аеруча куркыныч - карынындагы сабыйларын югалтырга мөмкиннәр. Шулай ук каннарында шикәр күп булганнарга да сакланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса