Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Җанатарлар җиңү көтә

Билгеле булганча Әлмәттә хоккей белән профессиональ дәрәҗәдә уйнаучы ике команда бар. Югары лигада «Нефтяник», ә яшүсмерләр арасында «Спутник» командалары чыгыш ясый.

1 февральдән 9 ына кадәр ике команда да үз бозларында чит командаларны кабул итте. Турнир схемасы буенча даими уеннарда командалар бер-берсе белән үз бозларында һәм читтә берәр тапкыр уйнап чыга. Соңыннан югарыдагы 8 команда плей-оффка узып, отылганы төшеп кала.

«Нефтяник»ның плей-оффка эләгәчәгендә шик юк. Безнең команда 5 февральдә Ангарск шәһәреннән «Ермак»ны кабул итте. Команданың өлкән тренеры Әлмәтнең балаларны хоккей уеннарына өйрәтү мәктәбен тәмамлаган А.П. Кирдяшев иде. Шулай булса да әлмәтлеләр аның командасын 8:0 исәбе белән тар-мар итте.

Яшьләр командасына килгәндә, алар соңгы дүрт уенны үз бозларында үткәрде. Беренче ике уенда лиганың алдынгы урынын алып торган Уфаның «Толпар» командасын кабул итеп, 2:1 һәм 6:5 исәбе белән аларны җиңде. Билгеле, уеннар җиңел генә бармады. Төрлесе булды: уенчылар бәргәләшеп тә алды, тренерлар судьялар белән сүзгә килде, өстәмә периодларда да уйнадылар. Ләкин әлмәтлеләр үзләренең чын егет икәнлекләрен күрсәтте һәм башкорт командасын җиңеп, уенның бер баскычына күтәрелде. Ләкин ике көн рәттән барган уеннар яшьләрнең көчләрен күп сарыф иткән, ахры. Бер көн узгач та алар «Авто» командасын кабул итте һәм ике уенда да җиңелүгә дучар булдылар. Ләкин плей-оффка кадәр уеннар бар әле. Без, җанатарлар, җинүләр булыр һәм әлмәтлеләр шатландырыр дип өмет итәбез.

Фәнүс Гыйматдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса