Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Акылга зәгыйфьләр арта

Тән һәм күңел саулыгы, кеше сәламәтлеге кыйммәтләре - Әлмәт психоневрология диспансеры белгечләре катнашында узган матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

Уртача гомер озынлыгы арту белән өлкән яшьтәгеләр арасында акыл зәгыйфлеге белән авыручылар да күбәя. Бехтерев исемендәге республика клиник психиатрия хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Гурьянова сүзләренчә, соңгы 6 ел эчендә андыйлар ике тапкырга арткан. Әлмәткә эш визиты белән килгән табиб моны 30 еллык эшчәнлеге нәтиҗәләренә нигезләнеп әйтә. Әлмәт психоневрология диспансеры баш табибы Сергей Лебедев та бу тенденциянең безнең җирлеккә дә хас булуын ассызыклый. Белгечләрне авыр хәлгә куйганы шул, күңел саулыгы какшаган өлкән яшьтәге әти-әниләрен балалары хастаханәгә урнаштырып котылмакчы. Татьяна Гурьянова фикеренчә, моның кайвакыт объектив сәбәпләре бар: яшьләр чыннан да үзен, гаиләсен тәэмин итү өчен көн-төн эшләргә мәҗбүр.Ә авыру кеше даими күзәтү һәм карау таләп итә. Ләкин арада үзен тапкан, баккан ата-аналарын табиблар карамагына олактырырга атлыгучылар да бар. Хастаханәдә исә акылга зәгыйфь кешене гомер азагына кадәр тота алмыйлар. Шуңа күрә республика клиник психиатрия хастаханәсе табиблары социаль яклау министрлыгына интернатларда психоневрология урыннарын арттыру зарурлыгы турында тәкърарлап тора. Моннан тыш, быел әлеге клиникада шундый катлаулы ситуациядә калган авыруларның, аларның гаиләләренең тормыш шартларын җиңеләйтү максатында паллиатив ярдәм бүлеге ачылган.

САННАР

Әлмәт психоневрология диспансерында 2300 кеше исәптә тора. Шуларның 80-е балалар һәм үсмерләр. Моннан тыш, 2500-2600 кеше консультатив ярдәм төркемендә санала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса