Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ак халатлыларга – ак теләкләр

Бүген драмтеатр бинасында медицина хезмәткәрләре тантаналы рәвештә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды.

Әлмәт республиканың әйдәп баручы клиник үзәкләренең берсе санала. Заманча техника белән җиһазландырылган республика клиник онкология диспансеры, медицина мәгълүмати-аналитик үзәге, 20 дән артык дәвалау учреждениесе бүген Әлмәт халкының сәламәтлеге сагында тора. Нефтьчеләрнең, муниципаль район һәм башкарма комитет җитәкчелеге, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгы белән медицина бездә көннән-көн үсеш ала, өстенлек проектлар гамәлгә ашырыла, медицина хезмәткәрләренә һәртөрле ярддәм күрсәтелә. Ә аларның абруе һәрвакыт югары булды, хезмәтләре хөрмәткә лаек. Ак халатлы изге җаннарны тәбрик итәргә килгән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов та шуңа басым ясады:

- Авыр, җаваплы, шул ук вакытта мөһим һәм кирәкле һөнәр ияләре сез. Гомерегезне медицина өлкәсенә багышлап, көн саен могҗизалар тудырасыз. Кеше сәламәтлеге һәм тормышы иң кыйммәтлесе, тирә-яктагыларга игелек һәм шәфкать бүләк итүегез өчен рәхмәт сезгә!

Бәйрәм хуҗаларына ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары С.Осипов, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гыйрфанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Р.Хәйруллин да изге теләкләрен юлладылар. Үзләренең котлау чыгышларында мәртәбәле кунаклар Әлмәт медицина өлкәсендә горурларырга урын барлыгын билгеләделәр һәм алга таба да ак халатлыларга кешенең сәламәтлеген саклап калуда, аңарда яшәү көче тудыруда армый-талмый хезмәт итүләрен теләделәр.

Тантана бүләкләүләр белән үрелеп барды. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан фидакарьләргә "ТРның Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре" билгеләре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай медицина хезмәткәрләре арасында булып үткән спартакиада җиңүчеләре дә бүләкләнде. Спорт ярышында өченче урынны медсанчасть, икенче урынны психоневрология диспансеры яулады. Җиңүче исеменә ашыгыч медицина ярдәме станциясе лаек булды. Тантанада ветераннар да игътибарсыз калмады, аларга чәчәкләр бүләк ителде. Шәһәребез үзешчәннәре дәртле биюләре, моңлы җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250